Return to the talk Return to talk

Transcript

Select language

Translated by Rashat Yakup
Reviewed by Rashat Yakup

0:11 Берничә ел элек Миңа гадәти тормыш туйдырды. Шуңа күрә мин бөек АКШ фәлсәфәчесе Морган Сперлок мисалына иярергә булдым. 30 көн эчендә берәр яңа әйбер эшләргә. Фикер шактый гади. Син электән тормышыңа өстәргә теләгән әйберне уйла Һәм 30 көн эчендә аны эшлә Шунысы кызык 30 көн гадәтне кабул итү яки бетерү өчен җитәрлек булып чыга. Мәсәлән, хәбәрләрне бөтенләй караудан туктау.

0:42 30 көн эчендә мин берничә әйбер аңладым Беренчедән, элек айлар тиз очып китсә, хәзер вакыт кадерлерәк үтә. Бу вакыт эчендә мин һәр көнне яңа фото төшерергә сүз бирдем. Һәм мин төгәл кайда булуымны һәм нәрсә эшләгәнемне хәтерлим. Мин шуны да аңладым: 30 көндә күбрәк һәм сыйфатлырак эш эшләгәндә, минем үземә ышанычым артты. Санак артында утыручы беркатлы кешедән мин эшкә велосипедта йөрүчегә әйләндем, Бары тик кызык өчен. Ә узган елны мин Килиманджарога күтәрелдем, Африканың иң бөек тавы. 30-көнлек экспериментларны башлаганчы мин мондый хәрәкәтчән түгел идем.

1:27 Шунысы ачыкланды: берәр нәрсәне бик нык теләсәң, аны 30 көн эчендә эшләп була. Сезнең китап язганыгыз бармы? Һәр ноябрь аенда якынча ун меңләр кеше 50 мең сүздән торган роман язарга тырыша, 30 көн эчендә. Димәк, шулай: бары тик көненә 1667 сүз язарга кирәк, ай дәвамында. Мин шулай эшләдем дә. Сүз уңаеннан, сер шунда: язып бетергәнче, йокларга ятарга ярамый. Бәлки, сезнең йокыгыз туймыдыр, ләкин романны сез язып бетерәсез. Минем китабым танылган роман була алдымы? Юк, мин аны ай эчендә язып бетердем. Ул котычкыч! Ләкин хәзердән башлап мин TED кичәсендә Джон Һоджманны очратсам, "мин санак белгече" дип әйтергә җыенмыйм. Юк, теләсәм, мин хәзер "Мин язучы"диям.

2:25 (Көлү)

2:28 Димәк, мин әйтергә теләгән соңгы әйбер. Мин кечкенә адымнар ясаган саен, һәм аларны даими эшләгәндә, алар гадәткә кереп китә. Зур, акылсыз үзгәрешләр дә яхшы, алар кызыклы булырга мөмкин, ләкин алар, мөгаен, гадәткә кермәячәк. Мин 30 көнгә шикәрле ризыктан баш тарткач, 31 нче көн болай күренде...

2:50 (Көлү)

2:52 Димәк, сезгә соравым шул: Нәрсә сез тагын көтәсез? Сүз бирәм: киләсе 30 көн барыбер узачак. Сез теләгәнчәме, әллә юкмы? Шуңа күрә сез һәрвакыт эшләргә теләгән берәр нәрсә турында уйлагыз, һәм аңа шанс бирегез, киләсе 30 көндә

3:11 Рәхмәт.

3:13 (Кул чабу)